Яшел Үзән

Төп бурыч – балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау

20 майда Яшел Үзән шәһәренең ЮХИДИ бүлеге белән юл иминлеге дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре «Чыршыкай» 20нче балалар бакчасында узган муниципаль район балалар бакчалары өлкән тәрбиячеләре семинарында катнашты.

Анда балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау мәсьәләләре, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсыз тәртипкә өйрәтүнең инновацион методикасы, транспорт классификациясе терминнары каралды. Семинар кысасында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре турында сөйләп, агымдагы елда теркәлгән фаҗигаләрнең чыгу сәбәпләренә аерым тукталдылар. Монда шулай ук юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге яңалыклар, яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру һәм 2022 елга эш перспективалары турында да сөйләшүләр алып барылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: