Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Түбән Тагилда бер бала TikTok видеосын кабатлап үзенә-үзе ут төрткән

Малайны госпитализацияләгәннәр.

Түбән Тагилда 9 яшьлек малай TikTok популяр социаль челтәреннән трюкны кабатлап, үзенә ут төрткән. Аны, аяклары пешеп, хастаханәгә илтәләр. Бу факт буенча прокуратура тикшерү оештырган.

Билгеле булганча, Tiktokта бу малай канистрдан агып торган бензин яндыра торган кадрлар күрә. Бала да шундый эпизодны кабатламакчы була: ул янучан һәм зажигалка тутырылган пластик шешә таба. Үз тәҗрибәсен ул шәхси йорт ишегалдында үткәрә.
Билгеләнгәнчә, видео авторы янында ут сүндергеч була һәм утны да ул шуның белән сүндерә. Ә бала бу вак-төякләргә игътибар итми.

Нәтиҗәдә, 9 яшьлек малай түтәлгә бензин коя һәм аны яндыра башлый. Әмма янган сыеклык балага аяк астына ага һәм тиз арада киемнәренә ут каба. Ул сулы ваннага йөгереп кереп, анда ялкынны сүндереп өлгерә. Тик аяклары пешүдән котылып кала алмый - баланы хастаханәгә салалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X