Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Таксист җәза көтә

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 43 яшьлек таксистка карата гаепләү чыгарып, аның җинаять эшен судка җибәргән.

Ул РФ ҖКның 158нче маддәсенең 1нче өлеше буенча урлашу, ягъни чит милекне яшерен урлау буенча гаепләнә.

Такси салонында пассажирлар онытып яисә төшереп калдырган әйберләр булырга мөмкин, әлбәттә. Ул аның бик кадерле мөлкәте, әйтик кесә телефоны яисә сумкасы була. Онытылганнарны хуҗасына кире кайтару буенча нинди дә булса гамәл кылу артык зур мәшәкать тудырмас иде, югыйсә. Аның урынына пассажирларга карата хөрмәт күренеп торыр иде. Әмма, нишлисең, табылдыкны кире кайтару һәркемнең намус эше. Җинаять эше кузгатылган такси йөртүче, пассажиры онытып калдырган телефонны иясенә кире кайтару турында баш ватып тормаган, үзендә калдырган. Шуның белән бик зур ялгышлык эшләгән. Хәзер аңа бу гамәле өчен җавап тотарга туры киләчәк. Кесә телефонының бәясе дә кыйммәт булмаган, нибары 4200 сум белән бәяләнгән. Әмма эш анда түгел.

Кемгәдер 500 сумлыгы да анда шәхси мәгълүматларың саклану белән кадерле. Зыян күргән пассажир телефонын шулай тиз арада үзләштерерләр дип уйламагандыр.

Таксист гаебен тулысынча таныган. Хәзер аның эше судта карала. Ә судта вак-төяк эшләр юк, һәммәсе җитди, һәркайсына җәза табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев