Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сатучыга акча булып күренгән

Полициягә аферистлар кулыннан зыян күрүчеләрдән гаризалар кереп кенә тора

Узган атнада Яшел Үзәннең Гагарин урамындагы кибеттә кызык та, кызганыч та хәл булган. Шәхесе әлегә ачыкланмаган зат кибеткә 5 меңлек тотып барган. 487 сумга ашамлыклар сатып алган да, аңа 4513 сум сдачасын биргәннәр.

Әмма акчаның чын түгел, ягъни банк билетының уенчык акчасы (прикол купюрасы) булуын кассирлар эш узгач кына таныган. Гадәттә, сәүдә нокталарында зур суммадагы акчаларны махсус аппаратта, яки утка куеп карап алалар. Уенчык акчаны тану артык авыр да түгел, югыйсә. Тик менә сатучының күзенә ул акча булып күренгән. Уен эш түгел бу, зур югалту!

Тагын бер фактны язмый булмый. Монысында Яшел Үзәндә яшәүче 54 яшьлек хатын-кыз ярты миллион сумнан артык акчасын югалткач хәбәр итәргә мәҗбүр булган. Ул Интернет аша үзенә өстәмә табыш ясау уе белән бер сайтка кергән. Бу сайтны, кызганычка, җинаять юлына басучылар ясап куйган булган. Бик җайлы бит ышанучан кешеләрне сайт аша гына кәк ре каенга терәтүе. Төрле сул сылтамалар кешеләрдән шәхси мәгълүматларны сыгар өчен җайланган да. Сак булырга, ышанучан булмас ка кирәк тә бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X