Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сакланганны саклармын...

191 тапкыр юл йөрү кагый дәсе бозылган. 26сында матди зыян китерелгән. 1сендә кешеләр имгәнгән. 4 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Казан – Йошкар-Ола – Күлбаш юлында «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 56 яшьлек хатын-кыз юл йөрү кагыйдәсен бозуы нәтиҗәсендә, машинасы белән юл кырыена төшеп китеп, агачка бәрелгән. Әлеге һәлакәттә алгы урында утырган пассажир – 72 яшьлек хатын-кызның баш мие селкенгән, кулы һәм аягы имгәнгән. Артта утырган 68 яшьлек пассажирның баш мие селкенгән, кулбаш сөяге сынган. Зыян күрүчеләрне дәваханәгә алып киткәннәр.
Новониколаевканың Үзәк урамында 45 яшьлек ир-ат йөртүендәге «Рено Симбол» автомобиле туктатылган. Аңардан алкоголь исе килеп торган, сөйләшүе дә аңлаешсыз булган. Тикшерү уздырылганнан соң аңа карата РФ КоАПның 12.8нче маддәсе буенча беркетмә төзегәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев