Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Начар гадәт өчен җаваплылык

РФ КоАПның 6.9нчы маддәсендә наркотиклар кулланган өчен административ җаваплылык каралган.

Наркотик матдәләр белән бик сак булырга кирәклеге турында һәрдаим язып торсак та, аның законсыз әйләнешенә тыгылучылар очрый. Аңлашыла, аны алу-сату артында зур, әмма законсыз акчалар ята. Табыш артыннан куып, бик зур ялгышлык эшләү күпләрнең тормышын чәлпәрәмә китерә. Андыйлар тора-бара үзләре дә кулланучылар сафын тутыра. Тик менә аларга да җаваплылык каралган.

Табиб билгеләмичә генә наркотик яки психотроп матдәләр кулланган өчен, РФ Кодексындагы 20.20нче маддәнең 2нче өлешендә каралган очраклардан тыш, шулай ук исерек булу-булмауга медицина тикшеренүе узу таләбеннән баш тарткан өчен дүрт мең сумнан алып биш мең сумга кадәр штраф билгеләнергә яисә унбиш тәүлеккә кадәр арест салынырга мөмкин.
Закон буенча чит ил гражданнарына да мондый гамәлләре өчен шундый ук күләмдә штраф салына һәм Россия Федерациясе территориясеннән куып чыгарыла.

Монда искәрмәне дә күрсәтеп узу кирәк. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов аңлатуынча, әгәр дә җаваплылыкка тартылган наркотик матдәләр кулланучы үз теләге белән медицина оешмасына мөрәҗәгать итә икән, ул административ җәзадан азат ителә. Шулай ук, кеше наркомания белән авыру дип танылса, ул үз ризалыгы белән медицина һәм социаль тернәкләндерүгә җибәрелә ала. Андый очракларда наркотик яисә психотороп матдәләр кабул итүгә бәйле хокук бозучы административ җаваплылыктан азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев