Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Көнчел ир өч җинаятьтә гаепләнә

Яшел Үзәндә 35 яшьлек ир-атны аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салган һәм кеше үтерү белән янаган өчен хөкем итәчәкләр.

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы 35 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ Җинаять ләр кодексының өч маддәсе буенча, ягъни кеше йортына законсыз үтеп кергәне, корал сыйфатында кулланыла торган әйберләрне файдаланып, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зы ян китергәне һәм үтерү белән янаганы өчен гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, җинаять эше фигуранты, өйдәше янына элек йөргән танышы килүен белгәч, моны озакка сузмыйча аның белән аңлашырга ният кыла. Әлеге максат белән, кич ул шушы ир яшәгән йортка законсыз рәвештә үтеп керә. Әлбәттә инде, салкын коралы да үзе белән була. Җитди план корып килгән чакырылмаган «кунак» көндәшенең ике тапкыр муенына һәм корсагына пычак белән суга. Шул ук вакытта гаеп ләнүче зыян күрүчене үтерү белән яный. Көнче ир һөҗүменнән аздан гына көндәшенең гомере өзелми кала. Көч кулланылган аңлашулар бервакытта да әйбәт тәмамланмый. Мондый очракларны булдырмас өчен кара-каршы коралсыз да аралашып булыр иде. Бәлки ир элек яратып йөргән хатын янына яхшы ният белән килгән булгандыр. Әйткән сүзне аткан ук диләр. Әмма янарга да ярамый. Янаган өчен аерым маддә каралган.
Ир үз гаебен өлешчә таный һәм үтерү белән янамавын әйтә бирә. Гаепләнүчене кулга алалар.
Җинаять эше, асылда, карап тикшерү өчен, Яшел Үзән шәһәр судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X