Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Хокуктан мәхрүм калмагыз

Россия Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләр тарафыннан хокуктан мәхрүм ителүгә китерә торган закон бозу турында хәбәр итә. Якын арада белгечләр мондый тәртип бозучыларны ачыклый башлаячак.

Белгечләр аңлатуынча, сүз гражданнарга мирас итеп бирелә торган автомобильләр турында бара. Күпләр закон буенча тиешле рәсми процедураларны исәпкә алмый һәм шунда ук руль артына утырып юлга чыга.
Алар фикеренчә, машина мирас итеп күчкән икән, ул хокуктан файдаланып калырга кирәк. Әмма икенче яктан, мондый автомобильдән файдалану өчен берничә манипуляция үткәрергә кирәк. Беренче чиратта, ЮХИДИдә аныклап узуларынча, мирас үз көченә кергәнче көтәргә кирәк, ә моңа берничә ай вакыт китә. Аннары машинаны үзеңә яңадан рәсмиләштерергә кирәк булачак.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, мондый автомобильдә юлга чыккан өчен җитди җәза каралган. Беренче тапкыр штраф 800 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Тик кабат машина йөрткән өчен санкция инде биш мең сум күләмендә яки, хәтта, өч айга кадәр хокуктан мәхрүм ителү каралган.
Автоинспекторлар якын арада юлларда мондый тәртип бозучыларны үз көчләре белән, ягъни машиналарны туктатып, мәгълүмати базалар буенча тикшереп, шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү приборлары ярдәмендә ачыклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев