Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Хокук бозуга юл ябыла

Хокук бозу ачыкланган очракта штраф 30 мең сум тәшкил итәчәк.

Дәүләт автоинспекциясе авто мобиль челәрне яңа тикшерү кертелә дип кисәтә, аның нәти җәсендә, кагыйдә бозганда, алар машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. ЮХИДИ хезмәткәрләре аңлатуынча, бу туктаткан вакытта машина йөртү че нең халәтен тикшерүгә кагыла.

Билгеле булганча, закон буенча алкоголь яки наркотик кулланып, исерек хәлдә руль артына утыру тыела. Хә зер яңа кагыйдәләр нигезендә юл полициясе хезмәткәрләре, машина йөртүченең гомуми хәлен һәм реакциясен начарайта торган аерым препаратларны кабул итүгә дә игътибар юнәтәчәк.

Әгәр дә автомобильче рульгә югарыда күрсәтелгән хәлдә утырса, аны 30 мең сум штрафка тартачаклар һәм ике елга машина йөртү таныклы гыннан мәхрүм итәчәкләр.

Мондый тикшерүләр юлларда һәлакәтләрне киметү максатыннан үткәрелә. Автомобильне туктатканда, юл инспекциясе хезмәткәренә шоферның хәле шикле тоелса, ул аның медицина тикшерүен үтүен сорый. Баш тарткан өчен машина йөртүче хокукыннан колак кагачак. Әгәр дә аны икенче тапкыр исерек килеш руль артында тотсалар, ул ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X