Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда бер-ике сәгать эчендә машина йөртүчедән 14 тонна карбыз ташыганнар

Ул фураның ишеген ачык калдырган булган.

Йөртүче фураны Имәнлек урамындагы ачык урында калдырган. Җилләтү максатыннан ишеген ачкан, ә үзе бераз вакытка китеп торган. Узып баручылардан кемдер моны күреп, карбызны алган һәм иптәшенә дә хәбәр иткән. Мессенджерлар буенча кешеләр бер-берсенә бушлай карбыз тарату турында мәгълүмат җибәргән. Шәһәр халкы тизрәк бу урыга ашыккан, хәтта икешәр карбыз алып китүчеләр дә булган.

Фура йөртүче урынга килсә, товар тулысы белән юкка чыккан булган. Зыян күләме 280 000 сум тирәсе. Ни булганын белгәч, кайбер казанлылар карбызны кайтарырга ашыккан, кайберләре акча түләргә тәкъдим иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев