Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда балалар мәйданчыгында ком баланы үзенә суырган

Казанда кечкенә кыз бил тиңентен балалар мәйданчыгында комга чумган. Тикшерү комитеты эшен башлады, бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, кечкенә кыз, Гарифьянов урамындагы йортларның берсенең ишегалдында әнисе күзәтүе астында мәйданчыкта уйнаган. Уен вакытында кыз комга бата башлый. Әнисе аны тартып чыгарырга тырыша, әмма булдыра алмый. Бала, аны чыгарганчы, 15-20 минут комда баткан килеш тора.

Тикшерү комитеты әлеге факт буенча эшләрен башлаган. Килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X