Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Качып йөрүчеләргә илле сәгатьлек мәҗбүри эш

Юл хәрәкәте бозган өчен билгеләнгән административ штрафны түләмәүчеләргә җавап лылык каралган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге искә төшерә: РФ
КоАПның 32.2нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә административ штраф җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, суд карары законлы көченә кергәннән алты көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

РФ КоАПның 20.25нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, билгеләнгән срокта административ штрафны түләмәү әлеге сумманың ике тапкыр арттырылып, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга китерә, шулай ук илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр кебек җәза төре кулланылыр га мөмкин.

2021 елның 10 аенда полиция хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен 281 административ материал төзелгән. Әлеге эшләрне карау нәтиҗәләре буенча суд 218 карар чыгарган. Штрафларын түләүдән качып йөрүче автомобильче транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләнергә мөмкин. РФ КоАПның 17.17нче маддәсенә ярашлы рәвештә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан файдалану өчен вакытлыча чикләүне бозу илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкаруга яки бер елга кадәр махсус хокуктан мәхрүм ителүгә китерә.

Суд приставлары штраф түләүдән качып йөрүче затларга йогынты ясауның мондый формасын да куллана, ул соңыннан бурычны түләү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X