Яшел Үзән

Исерек шофер – җинаятьче

Аларны катгый законнар да, саллы штрафлар да туктатмый.

Хәзерге заманда юлларда йөрүне куркынычсыз дип әйтеп булмый. Транспорт чаралары көннән-көн артып торган мәлдә фаҗигаләр әледән-әле чыгып, күпме зыян китерелә, кызганычка, кеше гомерләре дә өзелә. Кагыйдә саклап йөрүчеләрне дә бәрдереп китүләре бик ихтимал. Әйтик, руль артына салмыш килеш утырып чыгучыларның, сиңа зыян китермәсенә гарантия биреп булмый. Март аеның соңгы көннәрендә генә булган факт лар моны расларга мөмкинлек бирә.

19 мартта Яшел Үзәннең К.Маркс урамында «Грейд Волл» автомобиле туктатыла. Йөртүчесе 39 яшьлек ирнең айнык булмавы күренеп үк торса да, ул медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Өстәвенә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була. Бу иргә карата РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча материал төзелә, ә машинасы тукталышка куела. Моннан алда да бу кешегә административ материал төзелгәнлеге ачыклана. Законны кабат бозган өчен җинаять җәзасы, ягъни РФ ҖКның 264,1нче маддәсе буенча җаваплылык каралган.

21 мартта Гоголь урамында «Лада Калина» автомашинасын тоткарлыйлар. Йөртүчесе – 23 яшьлек егеттән аракы исе аңкып, аягында көчкә басып тора. Алкотектор белән исереклеген тикшереп карау белән административ материал төзелә. Шунысы да бар, бу йөртүче 2020 елның октябрендә шундый ук гамәлләре өчен җаваплылыкка тартылган һәм машина йөртү кенәгәсе дә тартып алынган, җәза үтәү срогы әле узып та бетмәгән була. Аңа хәзер РФ Җинаятьләр кодексының 264нче маддәсе буенча җавап тотарга туры килер, мөгаен.

22 мартта Декабристлар урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре «ВАЗ 2114» автомашинасын тукта, йөртүчесе – 24 яшьлек ирнең исерек булуы күренеп тора. Әмма ул медицина тикшеренүеннән баш тарта, шундый ук гамәле өчен элек тә җәзага тартылган була. Әлбәттә, бу очракта да йөртүчегә җәза йомшак булмаячак.

26 мартта Гоголь урамында «Рено Сандеро» автомобилендә 32 яшьлек ир, 25 мартта Паратская урамында «Лада Приора» автомобилендә 35 яшьлек ир, алдагы очрак лардагы кебек, салмыш хәлдә тотылып, аларга карата да җинаять эшләре кузгатылырга мөмкин. Чөнки бу соңгыларының да элек нәкъ шундый ук гамәлләре өчен админис тратив җаваплылыкка тартылганнары булган инде.

Күргәнебезчә, боларны административ җаваплылык кына төзәтмәгән. Исерек килеш юлга чыгып, үзләрен генә түгел, юлдагыларны да куркыныч астына куйганнарын онытканнар. Хәзер инде аларга үзләренең кыңгыр гамәлләре турында уйланырга вакытлары күп булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: