Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Гаепләнүче җәза көтә

Яшел Үзәндә наркотик матдә сатып алган һәм саклаган өчен 19 яшьлек егетне хөкем итәчәкләр.

Ирекле әйләнештә тыелган матдәләр белән эш итү очрак лары Яшел Үзәндә әледән-әле теркәлеп тора. Тотылучыларга карата закон катгый булу да аларны кыңгыр гамәлләрдән туктатмый. Аларның кулга эләгүе бары вакыт эше генә, югыйсә. Хокук сакчылары йоклап ятмый. Бу юнәлештә актив эш алып барыла.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов хәбәр иткәнчә, прокуратура 19 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү актын чыгарган. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 228нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (наркотик матдәне законсыз сатып алу, саклау)
Сорау алу фаразы буенча, 2021 елның 11 февралендә әлеге эш фигуранты Интернет аша билгесез зат белән наркотик матдәне законсыз сатып алу турында килешә. Шушы килешүдән соң ул сатучыга 3800 сум акча күчерә һәм «закладка» дип аталган яшерен урыннан 1,09 грамм «гашиш мае» барып ала. Шул ук көнне ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тотыла да инде.
Гаепләнүче үзенең кыңгыр гамәлен таный. Аңа карата читкә чыгып китмәү буенча чара кулланыла.
Җинаять эше хәзер Яшел Үзән шәһәр судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев