Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 46 җинаять теркәлгән. Шуларның 34е – шәһәрдә, 12се районда булган

30 җинаять ачылган. 25е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 көчләү,

4 талау, 20 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 5 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 5 җинаять булган.
Карамалы Тау бистәсендә ике хатын-кыз арасында салкын корал белән канлы аңлашу булган. Нәтиҗәдә, 28 яшьлеге 27 яшьлегенең корсагына һәм ботына пычак кадаган. Зыян күрүчене Яшел Үзән дәваханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр.
Яшел Үзәннең Майская урамында 36 яшьлек ирнең акчасы һәм мобиль телефоны талап алынган. Моның буенча 26 яшьлек яшел үзәнле шик астында.
Комаров урамында билгесез кеше 68 яшьлек ирнең алтын балдагын салдырып алган.
Заикин урамында 54 яшьлек хатын-кыз яшәгән йорт фатирыннан 65 мең сум акча урланган. Әлеге факт буенча 37 яшьлек хатын-кыз шик астына алынган.
Банк карталарыннан да урлаулар дәвам итә. Бу юлы андыйлар шактый булган. Әйтик, 36 яшьлек яшел үзәнле мошенниклардан 35 мең сум акчасын алдырган.
68 яшьлек хатын-кыз ялган банк хезмәткәре шалтыратуына ышанып, 100 мең сум акчасыннан колак каккан.
Яшел Үзәннең Сосновая урамыннан ерак түгел урманлыкта 18, 54, 31 яшьлек Волжскида яшәүчеләр токарланган. Тоткарлау барышында, шуларның берсе наркотик матдә салынган төргәкне җиргә ыргытып, җәзадан котылмакчы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев