Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 44 җинаять теркәлгән. Шуларның 18е – шәһәрдә, 26сы – районда булган

28 җинаять ачылган, 19ы – кайнар эздән. 21 урлау, 3 талау, 1 талау нияте белән һөҗүм итү, 3 сәламәтлеккә авыр зыян китерү, 8 мошенник лык, наркотикларның законсыз әйләнешенең 2 очрагы теркәлгән.

Бергә спиртлы эчемлекләр кулланып кәеф-сафа корганнан соң, тавыш чыгып, Осиновода яшәүче 37 яшьлек хатын йортка кергән ирнең бил тирәсен пычак белән яралый. Ир реанимациягә эләгә.
Васильево бистәсе тирәсендәге Идел яры буеннан баш мие җәрәхәте белән бистәдә яшәүче 67 яшьлек ир табыла һәм хастаханәгә китерелә. Аңында булмаганлыктан, вакыйгага ачыклык кертү мөмкин түгел.
Челтәр кибетләреннән товар урлаучылар үз репертуарында, сәүдә нокталарыннан күпчелек спиртлы эчемлекләр «аяклана» икән.
Васильевода яшәүче 87 яшьлек карчыкның үз акчасына сатып алынган 1500000 сумлык фатирын 55 яшьлек ир үзенә рәсмиләштергән.
Билгесез зат, Карамалы Тауда яшәүче 53 яшьлек ирнең кредитын ябам, дип алдалап, 508 мең сум акчасын үзләштергән.
Дубровка бистәсе янындагы урманда үлән арасында 497,77 гр n-Метилэфедрон наркотик матдәсе табып алынган. Аның Казанда яшәүче 22 яшьлек кызныкы булуы ачыкланган. Ул аны алга таба сату нияте белән яшергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев