Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 43 җинаять теркәлгән. Шуларның 29ы – шәһәрдә, 14е районда булган

15 җинаять ачылган, 14е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 4 алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 21 урлау, 10 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Васильевода яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз Ленин урамының 40нчы йорты янында кеше мәетенә тап була. Ачыкланганча, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 33 яшьлек ир өендә кинәт ызгыш чыгу нәтиҗәсендә 28 яшьлек иргә 5 тапкыр пычак кадаган. Җәрәхәтләнүче шул урында ук үлгән. РФ ҖКның 105нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Октябрьскийда берничә ир-ат аракы эчеп утырганда ызгыш чыгу нәтиҗәсендә 34 яшьлеген баш мие җәрәхәте белән госпитализацияләгәннәр. Әмма ул алган җәрәхәтләреннән үлгән. Моны Октябрьскийда яшәүче, беркайда да эшләмәүче 31 һәм 36 яшьлек ир-атлар кылган.
Васильевоның Завод урамында да эчкечелек җинаять чыгуга китергән. Кулбаш сөяге сынган, баш мие җәрәхәтләнгән ирне дәваханәгә китергәннәр. Аны шешәдәше 41 яшьлек ир кыйнаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев