Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 40 җинаять теркәлгән. Шуларның 30ы – шәһәрдә, 10сы районда булган

22 җинаять ачылган. 18е – «кайнар эздән». 1 талау, 25 урлау, 7 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.

«Ком карьеры» гаражлар җәмгыятендә бер гараж хуҗасына карата элек хөкемдә булган 31 яшьлек яшел үзәнле, көч кулланып, әйберләрен талап чыккан.
Васильевоның Мәктәп урамындагы кибеттән берәү 677әр сумлык 5 таба урлап чыккан. Каракның шәхесе әлегә ачыкланмаган.
Королев урамындагы кибеттән билгесез зат 24999 сумлык кәрәзле телефон урлаган.
Шушы ук сәүдә ноктасыннан аудио колонка урлануы да билгеле булган.
66 яшьлек яшел үзәнле, ялган банк хезмәткәренең кредит алулардан саклау өчен сак куюны тәкъдим итеп шалтыратуына ышанып, алданган. Шәхси мәгълүматларга ия булган ялганчылар аның барлык счетларыннан 75 мең сумга якын акчасын алган.
Зур Ключи авылының Стадион урамындагы ширкәт складыннан 43 яшьлек ир-ат бер рулон фольга урлап, ширкәткә 22561 сумлык зыян китергән.
Осиноводагы урманлыкта «тайник»та 93,8 грамм наркотик матдә табып алынган. Аны наркотиклар сату өчен, беркайда да эшләмәүче, Томскида теркәлгән 31 яшьлек ир-ат ясаган булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев