Яшел Үзән

Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән. Шуларның 32се – шәһәрдә, 7се районда булган. 22 җинаять ачылган, 19ы – «кайнар эздән»

1 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 8 урлау, 9 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 җинаять теркәлгән.

Зөя аучылык хуҗалыгында Казанда яшәүче 45 яшьлек ирне кыйнаганнар. Аңа медицина ярдәме таләп ителгән. Әлеге факт буенча 47 яшьлек ир-атны шик астына алганнар.
Энгельс урамында 36 яшьлек ирнең телефоны, фатир ачкычлары, электрон сигареты талап алынып, 42600 сумлык зыян китерелгән. Әлеге җинаять буенча 18-20 яшьләр тирәсендәге ирне шик астына алганнар.
Мирныйда 20 яшьлек егетнең телефонын талап алган 29 яшьлек ике яшел үзәнле тотылган.
Октябрьский бистәсендәге ял базасы территория сеннән 2 бензотример, 1 электр пычкысы урлану нәтиҗәсендә ширкәткә 44 мең сумлык зыян китерелгән.
53 яшьлек яшел үзәнлене Интернет аша алдаганнар. Ул мошенникларга банк картасыннан 107 мең сум акчасын үзе күчергән.
Карамалы Тауда яшәүче 63 яшьлек ир-ат мобиль элемтә аша эш итүчеләр ялганына ышанган. Нәтиҗәсе билгеле – 813016,53 сум акчасыннан колак каккан.
Тикшерүләр барышында 32 яшьлек ир йөрткән «Рено Логан» автомобилен туктатканнар. Аның 30 яшьлек пассажирында наркотик матдә табылган.
Полицейскийлар Яшел Үзәндә тикшерүләр алып барган вакытта 34 яшьлек ирне наркотик матдә белән тоткарлаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: