Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 38 җинаять теркәлгән

Шуларның 34е – шәһәрдә, 4се районда булган. 23 җинаять ачылган, 23е – «кайнар эздән».

1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм ясау, 4 талау, 14 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 факт һәм 7 мошенниклык булган.

Васильевоның Стаханов урамында, беркайда да эшләмәүче һәм элек хөкемдә булган ике кеше арасында чыккан ызгышта, берсенең 44 яшьлегенең – кабыргалары сынып беткән. Аны пневмоторакс хәлендә район үзәк дәваханәсенә китергәннәр. Кыйнаучысы 50 яшьлек казанлы булып чыккан.

Васильевоның Гоголь урамында, төнге унберләр тирәсендә, 28 яшьлек васильеволыга билгесез кешеләр һөҗүм ясаган, кыйнап, аннан акча һәм телефон таләп иткән. Моны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 17 яшьлек васильеволы кылган.

Сәйдәшев урамындагы кибеттән 1195 сумлык ашамлыклар урлап чыкканда, беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек хатын-кыз тотылган.

Әйшәдә яшәүче 59 яшьлек хатынның картасыннан, банк хезмәткәре дип алдап, 334100 сум акчасын алганнар.

Ленин урамыннан 30 яшьлек ирнең «ВАЗ-21150» автомобилен урлап алып киткәннәр. Моны беркайда да эшләмәүче 33 яшьлек ир кылган.

Рогачев урамында махсус операция барышында, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 35 яшьлек ир наркотик белән тотылган. Бу кеше, тоткарланган вакытта тыелган матдә төрелгән төргәкне асфальтка ыргытып, гаепләнүдән котылмакчы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X