Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 37 җинаять теркәлгән. Шуларның 26сы – шәһәрдә, 11е районда булган

19 җинаять ачылган, 15е – «кайнар эздән». 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм ясау,

1 талау, 17 урлау, 11 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.

Күп кенә фаҗигаләрне эчкечелек китереп чыгара. Яшел Үзәндә бергә аракы эчеп утырган вакытта элек хөкемдә булган 41 яшьлек ир үзе белән бергә яшәгән 43 яшьлек хатын-кызның муенына пычак кадаган. Зыян күрүчене дәваханәгә алып киткәннәр.

Фрунзе урамында 13 һәм 15 яшьлек ике яшүсмер 11 яшьлек яшүсмернең телефонын талап алган.

Ленин урамының «Авангард» стадионында да шундый ук талау очрагы теркәлгән. Монысында да шундый ук яшьтәге ике яшүсмер 36 яшьлек хатын-кызның телефонын талап алган.

Банк карталарыннан да урлаулар кимеми. Менә шулай, Гоголь урамында 18 яшьлек яшел үзәнледән берәү телефонын сорап торган да, шуннан аның шәхси кабинетына кереп, 129000 сум акчасын үзенең картасына күчергән. Эшлә шуннан кешегә яхшылык!

40 яшьлек яшел үзәнле картасыннан санкцияләнмәгән акча алынуны юкка чыгарабыз дип шалтыраткан «ялган» банк хезмәткәренә ышанып, 60 мең сумыннан колак каккан.

24 яшьлек яшел үзәнле полициягә хәбәр итүенчә, билгесез зат аның исеменнән кибеттә 106999 сумга кәрәзле телефонга кредит алган. Моның буенча элек хөкемдә булган 26 яшьлек казанлыны шик астына алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев