Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 36 җинаять теркәлгән. Шуларның 18е – шәһәрдә һәм шуның кадәр үк районда булган

22 җинаять ачылган. 15е – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә зыян салу, 18 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт булган.

Йорт подъездыннан корсагына пычак кадалган, беркайда эшләмәүче 48 яшьлек васильеволыны дәваханәгә китергәннәр. Җәрәхәтне аның үзенә үзе ясаганлыгы ачыкланган.

Рогачев урамындагы кафеда элек хөкемдә булган 42 яшьлек ир, кинәт ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, 41 яшьлек иргә пычак кадаган.

Мәскәүдән Яңа Турага килә торган «Вольво» автомобиленең тентын кисеп, аннан ярты миллион суммасында оргтехника урланган. Моның буенча җинаятьчеләрне эзләү эшләре алып барыла.

Яшел Үзәндә билгесез затларның телефон аша санкцияләнмәгән кредит алуны туктату турындагы тәкъдименә ышанып, алданучылар кимеми. Бу юлы мошенниклар шундый ысул белән 43 яшьлек хатын-кызның картасыннан – 10 мең сум, 53 яшьлек ирнең 200 мең сум акчасын алган.

Ленин урамында 31 яшьлек яшел үзәнледә наркотик матдә табып алынган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X