Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 34 җинаять теркәлгән. Шуларның 25е – шәһәрдә, 9ы – районда булган. 10 җинаять ачылган, унысы да – кайнар эздән

20 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнешенең 1 очрагы теркәлгән.

Мирный бистәсендәге азык-төлек челтәр кибетеннән, Түбән Камадан килгән берәү бер сумка продукция урлаган. Зыян суммасы 3247,38 сум.

Моңа кадәр дә суд эскәмиясендә булган өч яшел үзәнле ДНС кибетеннән 5596 сумлык товар урлап чыккан.

Пандемия белән бәйле рәвештә акча бирәләр, дип алдап, 59 яшьлек Яшел Үзән хатынының банк картасыннан 140 000 сум акчасын алганнар.

Карамалы Тау кешесенең банк картасыннан билгесез зат 498 500 сумын салдырган.

Инстаграм челтәрендә берәү Айфон сатам дип, алдалап, яшел үзәнленең 127 300 сумына хуҗа булган.

Осиново бистәсендә яшәүчедән 0,89 грамм РVР – наркотик матдә табып алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев