Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән. Шуларның 28е – шәһәрдә, 5се районда булган

18 җинаять ачылган. 17се – «кайнар эздән». 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 2 һөҗүм ясау, 1 талау, 12 урлау, 7 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 җинаять теркәлгән.

Исак авылында беркайда да эшләмәгән, элек хөкемдә булган 48 яшьлек ир мәете табылган. Аның баш миенең травматик шешенүеннән үлгәнлеге ачык ланган. Аны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган Югары Осланның Татар Бурнашы авылында яшәүче 29 яшьлек ир үтергән дип, фаразлана.

Паратская урамында кибеттән 4 мең сумлык теш пасталары урлануда элек хөкемдә булган 29 һәм 31 яшьлек Казанда яшәүче ике ир-ат шик астына алынган.
Билгесез кешеләр 62 яшьлек яшел үзәнленең банк картасыннан – 22720 сумын, 51 яшьлек хатын-кызның 43645 сум акчасын урлаган.
Шәхесе ачыкланмаган зат, 33 яшьлек яшел үзәнле исеменә, банкта 97 560,98 сумлык кредит алган.

57 яшьлек васильеволы, сайтка график планшет сатарга игълан урнаштырып, алданган. Сатып алу тәкъдиме белән аның картасыннан билгесез зат 20240 сум акчасын алган.
Карамалы Таудагы колониянең режим территориясенә кергәндә, Чувашиянең Козловка районыннан 21 яшьлек ир 54,8 грамм наркотик матдә белән тотылган. Аның яшәгән урыныннан да 118,8 грамм марихуана табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев