Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер рәхәтнең күп михнәте

Яшел Үзәндә наркотиклар белән тоткарланган 28 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр.

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы 28 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган. Ул РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсенең 1нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (наркотик матдәләрне законсыз сатып алу һәм саклау) гаепләнә.

Эш материаллары буенча, 2021 елның 26 августында гаепләнүче ир Интернет аша шәхси куллану өчен наркотиклар сатып алу турында билгесез зат белән килешә. Һәм контакт сыз ысул белән Яшел Үзән шәһәренең 1нче Тимер юл урамында 0,54 грамм наркотик сатып ала. Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре аны «Nissan Qashqai» автомобиле руле артында тоткарлый.

Тикшерү вакытында тыелган матдә законсыз әйләнештән алына.
Ир үз гаебен тулысынча таный. Гаепләнүчегә карата яшәгән урыннан китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Хәзер аның эше судта каралачак һәм тиеш ле җәза билгеләнәчәк. Менә шундый күңелсезлекләргә дучар булмас өчен, кыңгыр гамәлләр кылмаска кирәк. Ә наркотикларга мөнәсәбәт бик катгый. Хәтта аны үзең өчен кулланырга алырга уйласаң да. Тыелганнарны кулланмыйча да яшәешебезне ямьләндерү мөмкинлекләре күп, югыйсә. Вакытлыча рәхәтлектән алган ләззәт озакка бармый шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X