Яшел Үзән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1118 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 758е – шәһәрдә, 360ы районда булган. 471 кешене госпитализацияләгәннәр: 322се – шәһәрдән, 149ы – районнан.

Яшел Үзәннең Яхт-клуб янында баш мие җәрәхәтләнгән 40 яшьлек ир табылган. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Медикларны Зөя утравына билгесез кешеләр кыйнаган 19 яшьлек кыз янына чакыртканнар.
Ленин урамындагы фонтан янында биленә пычак кадалган 38 яшьлек яшел үзәнлегә медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.
Ленин урамында билгесез сәбәпләр аркасында кыйналган, баш мие селкенгән 62 яшьлек иргә медиклар ярдәм күрсәткән. Аны травмпунктка алып килгәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: