Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1097 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 786сы – шәһәрдән, 311е районнан булган. 409 кешене госпитализацияләгәннәр: 304е – шәһәрдән, 105е – районнан.
Әйшәдә кияве кыйнап, кабыргалары сынган исерек хәлдәге 67 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелеп, травматология бүлегенә китерелгән.
Әйшәдә билгесез кешеләр кыйнап, баш мие селкенгән 48 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән.
Футбол урамында 31 яшьлек ирне кыйнаганнар. Баш мие селкенгән, кабыргалары сынган зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев