Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1292 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 783е – шәһәрдән, 509ы районнан булган. 458 кешене госпитализацияләгәннәр: 350се – шәһәрдән, 108е – районнан.

Ленин урамындагы йорт подъездында баскычтан егылып, баш миен җәрәхәтләгән, биле пычак белән яраланган, табан сөяге сынган 43 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
К.Маркс урамында улы кыйнап баш мие җәрәхәтләнгән 50 яшьләр тирәсендәге исерек ир янына ярдәм чакыртылган. Зыян күрүчене дәваханәгә алып килгәннәр.
Төзүчеләр проспектында баш мие җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган, кома хәлендә булган 33 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Чехов тукталышында билгесез затлар кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 33 яшьлек исерек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчене дәваханәгә алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X