Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Алдау өчен СМС һәм пин-код кирәкми

Җинаятьчеләрнең банк клиентларына карата эш схемалары көчле үзгәрешләр кичерә, алар үзләренең «эшен» камилләштерүен дәвам итә.

Әгәр элек алар үзләрен банк хезмәткәре дип атап, карталардан пин-кодлар яки башка мәгълүматны сорасалар, хәзер банк өлкәсендәге катлаулы комбинацияләрдән файдаланалар. Мәсәлән, корбаннары белән контактка кергәндә ясалма эшләүче һәм тиз җавап бирә торган операторлар санын арттыралар, банклардагы кебек робот тавышы кулланалар, элек шәхси мәгълүматны телефон аша бирү урынына, хәзер банкка үзеңә килергә чакыралар.
Югарыда саналганнар кешеләрдә ышаныч уята, нәтиҗәдә зур суммалар мошенниклар счетларына күчә.

Кешеләр белән идарә итәләр...
Шуңа да карамастан, төп принцип булып «социаль инженерия» кала. Кагыйдә буларак, сорауга сорау белән җавап бирә белмәгән, катлаулы хәлләрдә җаваплылыкны башкаларга аудара торган, ә үзләре инструкция буенча эш итүне өстен күргән, уеннан чыга белмәгән кешеләр мошенниклар корбаны була.
Кешеләргә социаль сораштыру ясыйбыз дип шалтыраталар, интернет-тикшеренүләр үткәрәләр, сорау артыннан сораулар бирелеп, счетлардагы акчалар турында белешәләр. Үз-үзләрен түбән бәяләгән, манипуляцияләүләргә әзер булганнар автомат рәвештә җинаятьчеләрнең потенциаль корбанына әйләнә.

Манипуляциянең төп стадиясе
Барысы да бик гади һәм баналь. Корбанга шалтыратып, банк счетларының куркыныч астында булуын әйтәләр. Янәсе, акчаны күпләп алу омтылышлары теркәлгән. Шуннан соң кешедән ниндидер номерга шалтыратуларын сорыйлар, ә анда «техник белгеч»кә күчерәләр.
Нәтиҗәдә, өч-дүрт кеше белән сөйләшергә өлгергәнлектән, автоответчикны тыңлагач, кешедә ул реаль банк дигән тулы тәэсир калдыра. Шул ук вакытта корбаннан бернинди код һәм пароль дә соралмый. Киресенчә, кичекмәстән банк бүлекчәсенә шәхсән килергә киңәш ителә.
Болар барысы да ышаныч уята. Кеше буйсына һәм банкка барырга чыккач аңа юлда тагын бер шалтырату була. Таныш тавыш мошенниклар схемасын ачыклау өчен банк хезмәткәрләре җәлеп ителүен хәбәр итә. Шуңа күрә, аңа акчаны куркынычсыз хисапка күчерергә тәкъдим ителә. Кешеләр шулай программалана.

Өч өлештән торган кәмит
Шулай итеп, спектакльнең беренче өлеше ышаныч уята, банк клиентларына ярдәм итү хезмәте эше имитацияләнә. «Робот» белән сөйләшү оештырыла, аннан соң сорауларга «хезмәткәр» җавап бирә башлый. «Робот»тан соң тере хезмәткәр белән сөйләшү ышанычны тагын да арттыра. Шулай итеп, спектакльнең беренче өлеше банк клиентына кичекмәстән бүлеккә барырга тәкъдим итү белән тәмамлана һәм ышанычсызлык
барьеры юкка чыга.
Кәмитнең икенче өлешендә тагын бер шарт кертелә. Кешегә ул бара торган урында мошенниклар шайкасы эшли, дип хәбәр ителә. Аларны имеш менә-менә тотачаклар. Шуңа күрә аңа вакытлыча акчаны аерым исәптә сакларга киңәш итәләр. Алга таба барысы да бик гади... Кешегә акчасын күчерү өчен счет реквизитлары җибәрелә.
Соңгы өлештә корбанга «көтәргә» киңәш итәләр, ә аннары юкка чыгалар.
Әлбәттә, схема бераз катлаулырак булырга мөмкин. Әйтик, ул «коткарып калырга» омтылган 10-20 мең сумлык счет хуҗасын 200-300 мең сумлык кредит алучы да итеп ясап куярга мөмкиннәр. Кредит нәкъ шулай ук, онлайн режимда бирелә.

«Социаль инженерия»нең психологик нигезләре
Ни өчен кешеләр әлеге төр мошенниклар корбаны була? Кыскасы, чөнки алар башкаларга үзләре белән манипуляция ясарга рөхсәт итә. Манипуляция яхшы эшли, чөнки кешеләр катлаулы мәсьәләләрне хәл итүне шул ук техник «спецлар»га ташыруга өстенлек бирә.
Санап үтелгән барлык афәтләрдән сакланып калу өчен, үз-үзеңне хөрмәт итү һәм гадәти аек акылга ия булу да җитә. Болар планлаштырылмаган гамәлләрне кылудан, кемнеңдер күрсәтмәсе буенча эш итүдән сак лап калачак.
Әгәр дә мошенниклар корбаны булырга теләмәсәгез, потенциаль марионетка булмагыз. Үзегезнең планга кермәгән, теләкләрегезгә ярашмаган, белмәгән гамәлләрне кылмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X