Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Алданмыйк

Алдап кеше хакына яшәүчеләр күбәйгән заманда яшибез.

Алар үзләрен виртуаль дөнья хуҗалары кебек тоеп, төрле оешмалар, биг рәк тә банклар исеменнән эш йөртеп, халыкны кәкре каенга терәтә. «Мин алданмыйм, чөнки аларның схемасын беләм», – дип йөрүчеләр дә алдануларын сизми калырга мөмкин.

Элеккеге кебек кесәдән урлыйсы, йә булмаса, фатир басасы да түгел. Банк хезмәткәре роленә кереп шалтырата гына белергә кирәк. Кайберләүләргә алар ниндидер юллар белән шәхси мәгълүматларын табып, исеме белән әйтеп мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мошенниклар шуның кадәр остара ки, кешене телефон аша да гипнозлыйлар кебек. Шуңа күрә, таныш булмаган кешеләр белән телефоннан озаклап сөйләшеп маташырга кирәкми дә.

Узган атнада банк карталарыннан урлаулар күп теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең барысына да банк хезмәткәре булып төрле тәкъдимнәр белән шалтыраткан. Күпчелеген алар исеменә кредит алуны туктату өчен икенче кредит алырга кыстаган. Имеш банкта мошенникларга кредит биреп утыручы хезмәткәрне фаш итәләр. Шундый юл белән 29 яшьлек яшел үзәнле – 240 мең сумыннан, Осиновода яшәүче 48 меңеннән колак каккан. Ә менә Яшел Үзәндә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кушуы буенча банктан 968 800 сум кредит алып, аларны төрле абонент номерларына күчергән. Осиновода яшәүче 38 яшьлек хатын-кызга да кредит алырга тәкъдим иткәннәр.

Нәтиҗәдә ул 809 мең сумын алдыр ганын сизми дә калган. 29 яшьлек яшел үзәнлене счетында куркыныч операция алып барыла дип алдап, 149 100 сум акчасын урлаганнар. 63 яшьлек яшел үзәнлене дә кредит белән алдалап 315 мең сумыннан яздырганнар. Саный китсәң, мошенникларның аппетиты көннән-көн артуын, миллионнар белән генә эш итүен беләсең. Безгә шалтыратып, теләсә-нәрсә тәкъдим итүчеләргә ышанмыйк. Иң яхшысы, башта берничә тапкыр үзеңә тикшереп карау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X