Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

7 – 13 июньдә янгын сүндерүчеләр 23 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 10ысы ялган булган. 7 янгын очрагы теркәлгән.

Октябрьский бистәсенең Дуслык урамында йорт хуҗалыгындагы мунчада, морҗасының төзек булмавы сәбәпле янгын чыгып, мунча белән сарай тулысынча янып беткән.
Олы Карагуҗа авылының юл буенда, Васильевоның «Молодежный» микрорайонында, Карашәм авылының Ленин урамында, Мулла Иле авылында чүп-чар яну очраклары булган.
Исаково авылының Широкая урамындагы йорт хуҗалыгында, хуҗасы– 81 яшьлек ир кисмәктә картон яндыр ганда, корыган үләнгә ут капкан. Ир утны янгын сүндерүчеләр килгәнче үзе җиңәргә маташкан. Нәтиҗәдә, аны аяк-куллары пешеп, дәваханәгә алып киткәннәр. Үлән 150 квадрат метр мәйданда янган.
«Васильево-1» бакчачылык җәмгыятендәге бер бакча өендә электр җиһазыннан янгын чыгып, 30 квадрат метр мәйданга зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев