Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

4 – 10 октябрьдә янгын сүндерүчеләр 19 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 8е ялган булган. 6 янгын очрагы теркәлгән. Новониколаевский авылының Искра урамындагы йорт мунчасында янгын ут төртүдән чыккан дип фаразлана.

Чөнки ишек тышкы яктан бикләп куелган була. Нәтиҗәдә, мунча эчендәге 36 яшьлек ир-ат һәм 33 яшьлек хатын-кыз янып үлгән.
Яшел Үзәннең Столичная урамындагы йорт подъездында электр щитына ут капкан. Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан дигән якынча нәтиҗә ясалган.
Ивановский авылының Төньяк урамындагы мунчада янгын мич торбасыннан чыккан дип уйланыла. Нәтиҗәдә мунча һәм якындагы бура янган.
Шулай ук, Карамалы Тауның Панфилов урамында да мунчада янгын мичтән чыккан.
Зур Ключи авылының Комсомольская урамындагы йортта янгынның билгесез затларның ут белән саксыз кылануыннан чыккан булуы ихтимал. Шулай итеп йорт янып беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев