29 июнь – 5 июль көннәрендә янгын сүндерүчеләр 22 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 12се ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.
Йошкар-Ола тимер юл тармагының 3нче чакрымында хуҗалык сарайлары блогында янгын чыккан. Утның якын-тирәдәге торак йортларга һәм урманга таралу куркынычы янаган. Аның билгесез кешеләрнең саксызлыгыннан чыккан булуы ихтимал. Янгында 120 квадрат метр мәйданда сарайлар һәм төзелеш чүп-чары янган. Коткаручылар тырышлыгы белән йортларны һәм урманны уттан саклап калу мөмкин булган.
Васильевоның Совхоз урамындагы хуҗалыктагы мунчада янгын электр җиһазыннан чыккан, дип фаразлана.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән автоюлының 117нче чак рымында «КамАЗ» автомобиленең чүп-чар контейнерына, саксызлык нәтиҗәсендә, ут капкан. Автомобильнең үзенә зыян килмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев