Яшел Үзән

281 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 22сендә матди зыян китерелгән

4сендә кешеләр имгәнгән.

Гоголь урамында 12 яшьлек велосипедчы юл йөрү кагыйдәсен бозып, «Мазда» автомобиленә бәрелеп имгәнгән. Аны дәваханәгә алып киткәннәр.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Вольво» автомобилен йөртүче 40 яшьлек ир кагыйдә бозып, төп юлдан барган «Ренаулт Сандеро»га юл бирмәгән. Бәрдерелгән машинаның пассажиры – 53 яшьлек хатын-кыз тән җәрәхәтләре алган, йөртүчесенең кабыргалары сынган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: