Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

266 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

Шуларның 37сендә матди зыян китерелгән.

3 зыян күрүче булган юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 6 автомобильче штрафын түләмәгән булган.
Яшел Үзәннең Стахановская урамында билгесез автомобиль 48 яшьлек ир-атны бәрдереп, фаҗига чык кан урыннан качып киткән. Җәяүлене дәваханәгә алып киткәннәр.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Санг Йонг» автомобилен йөртүче 41 яшьлек хатын-кыз юл шартларын исәпкә алмавы сәбәпле, каршы юнәлештән килә торган «ВИС 234900» автомашинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, авария чыгаручының баш мие селкенгән, пассажиры – 10 яшьлек баланың да баш миенә зыян килгән. Аларны Яшел Үзән дәваханәсенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев