Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

237 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 33ендә матди зыян китерелгән

1сендә кешеләр имгәнгән. 5 машина йөртүче исерек хәлдә тотылган. 12 автомобильче штрафын түләмәгән булган.

Мәскәү – Уфа юлының 747нче чакрымында «Лада-21240» автомобилен йөртүче 30 яшьлек ир кагыйдә бозып, машинасы белән юл кырыена төшеп киткән. Нәтиҗәдә үзенең баш мие селкенгән. Аңа бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтеп, өенә чыгарганнар. Ә пассажиры – 30 яшьлек ирне төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә салганнар.
Королев урамында 33 яшьлек ир йөртүендәге «ВАЗ-2114» автомобилен шикләнеп туктатканнар. Авызыннан алкоголь исе килеп торган автомобильчегә карата беркетмә төзелгән. Өстәвенә, аның транспорт чарасы белән йөртүгә хокукы булмаган, элек административ җаваплылыкка тартылганлыгы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X