Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

219 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 28ендә матди зыян китерелгән

2сендә кешеләр имгәнгән. 6 автомобильче исерек булуга шикләнеп тоткарланган. 2 машина йөртүче штраф түләмәгән.

Озерная урамында «БМВ-5» автомобилен йөртүче 34 яшьлек ир-ат юл йөрү кагыйдәсен бозып, машинасын каршы юнәлешкә чыгарган һәм җәяүлеләр йөрү өчен каралмаган урыннан юлдан чыгып баручы 22 яшьлек кызны бәрдергән. Баш мие селкенгән, умыртка сөяге бәрелгән кызны дәваханәгә алып киткәннәр.
Казан – Йошкар-Ола – Васильево юлында «Тойота Виста» автомобилен йөртүче 34 яшьлек ир машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, «КамАЗ» автомобиленә бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Тойота» йөртүченең үзен кома хәлендә, пассажирлары – талагы өзелгән 18 яшьлек кызны һәм күп санлы сынулар белән 53 яшьлек хатын-кызны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев