Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

195 тапкыр юл йөрү кагый дәсе бозылган. 32сендә матди зыян китерелгән

10 автомобильче штрафын түләмәгән булган. 7 машина йөртүчене исерек килеш тотканнар.

Сәйдәшев урамында «ГАЗ-3302» автомобилен туктатканнар. Йөртүчесе – 39 яшьлек ирдән алкоголь исе килеп торганга күрә, аңа алкотектор приборына өрергә кушылган. Нәтиҗәдә, бу кешегә карата РФ
КоАПның 12.8нче маддәсе буенча беркетмә төзелгән.
Тургенев урамында шикләнеп туктатылган «ВАЗ-211440» автомобилен йөртүче 25 яшьлек егеттән дә аралашу вакытында авызыннан алкоголь исе килү тикшерү алып баруга сәбәп булган. Шулай итеп, инс пекторлар бу автомобильчегә дә беркетмә төзергә мәҗбүр булган.
Гоголь урамында төнге берләр тирәсендә 41 яшьлек ир йөртүендәге «Ямаха» кар чанасы туктатылган. Йөртүчедән аракы исе килеп торган, сөйләшүендә дә эзлеклелек булмаган. Тикшерү нәтиҗәсендә, чана йөртүчегә РФ КоАПның 12.8нче маддәсе нигезендә беркетмә төзегәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев