Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

19 – 25 октябрьдә янгын сүндерүчеләр 22 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 4се ялган булган. 8 янгын очрагы теркәлгән.

Вокзал урамындагы йортның хуҗалык корылмаларында янгын ут төртүдән чыккан дип фаразлана. Нәтиҗәдә, мунча һәм сарай янган.
Васильевоның «Җәй» бакчачалык җәмгыятендәге бакча өендә янгын ут белән саксызлыктан чыккан. Өй янып, 9 квадрат метрга зыян килгән.
К.Маркс урамындагы йорт янында «Мазда» автомобиленә ут төрткәннәр. Янгынны коткаручылар килеп җиткәнче сүндерә алганнар.
Кызыл Яр авылының Зеленая урамындагы мунчада мичтән янгын чыгып, мунча, сарай янып беткән, йортка өлешчә зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев