Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

183 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 33ендә матди зыян китерелгән

2 очракта кешеләр имгәнгән. 2сендә үлүчеләр булган. 4 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 1 автомобильче штрафын түләмәгән булган.

Привокзальная урамында «Лада Приора» автомобилен йөртүче 22 яшьлек егет җәяүлеләр өчен тиеш булмаган урында юлдан чыгып барган 59 яшьлек ирне бәрдергән. Нәтиҗәдә, бот сөяге сынган җәяүлене дәваханәгә алып киткәннәр.
Гоголь урамының 51нче йорты янында «Лада Ларгус» автомобилен йөртүче 61 яшьлек ир 25 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Җәяүлегә амбулатор дәвалану билгеләнгән.
Волжск – Яшел Үзән юлында «Киа-Рио» автомобилен йөртүче 41 яшьлек хатын-кыз алдан бара торган автомобильне әйләнеп узган вакытта идарә итүне югалтып, машинасы белән юл кырыена төшеп киткән һәм агачка бәрелгән. Нәтиҗәдә, үзе шул урында ук алган җәрәхәтләреннән үлгән.
Карамалы Тау – Албаба станциясе юлында «КамАЗ» автомобилен йөртүче юл тизлеген арттырып, машинасы белән кырыйга төшеп капланган. Бу авариядә бер кешенең гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X