Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

12 – 18 июльдә янгын сүндерүчеләр 28 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 13е ялган булган. 7 янгын очрагы теркәлгән.

Васильевоның Стекольная урамындагы кеше яшәми торган шәхси йортта янгын билгесез затларның ут белән саксыз эш итүеннән чыккан булуы ихтимал. Нәтиҗәдә, йортның түбәсе янган. Яшел Үзәннең Тимер юл переезды урамында ашамлыклар кибете урнашкан ике катлы бина янган. Утның электр җиһазыннан файдаланганда саксызлыктан чыккан булуы бар. Әлегә шулай фаразлана. Бинаның 2 квадрат метрына зыян килгән.
Шустов урамындагы автосервис бинасында чыккан янгында 2 автомобиль янса, К.Маркс урамындагы йорт фатирындагы янгында кухняда мебель янудан тыш, 36 яшьлек хатын-кыз тән пешүләре алып, дәваханәгә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X