Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

1-10 гыйнварда янгын сүндерүчеләр 19 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 4есе ялган булган. 8 янгын очрагы теркәлгән.

Олы Карагуҗа авылында шәхси участокта вагон эче янган. Ут электр җиһазын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Васильево бистәсендә шәхси мунчада, мичне тиешенчә урнаштырмау һәм дөрес кулланмау нәтиҗәсендә, янгын чыккан. 4 м²га зыян килгән.

Норлат авылында бүрәнәдән эшләнгән шәхси йорт эчендә диван һәм кулланылыштагы әйберләр янган. Ут, хуҗа кешенең тәмәке тартканда саксызлыгы аркасында чыккан һәм гомерен өзгән.

Олы Ходяш авылында шпаллардан салынган шәхси мунча эчендәге мичнең дөрес урнаштырылмавы һәм эксплуатацияләнмәве сәбәпле янгын чыккан. Гомуми 44 м² мәйданлы мунча белән сарай янып беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев