Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

«Кулың эш белсә, ачка үлмәссең!» — Җырчы Нурзадә үзе теккән күлмәкне күрсәтте

Җырчы скрипкачы дусты Динә Закированың туган көненә күлмәк тегеп бүләк иткән. Җырчы Нурзадә дусты Динә Закированың туган көненә күлмәк тегеп бүләк иткән. Динә яңа күлмәкне киеп тә күрсәткән.

«Динәгә бүләгем ошагач, күңелем булды инде. Үз кулың белән ясаган бүләк — ул бөтен җан җылысын биргән бүләк инде. „Платья от Нурзады“ брендын булдырырга микән», — дип язган җырчы.

Инстачылар Нурзадәгә төрле тукымалардан күлмәк тегеп бирүен сорап язган.

«Дәфтәр алып, заказларны язсагыз да була. Иң элек миңа тегеп бирерсең инде», — дип тә язган бер виртуаль дусты.

«Каян өйрәндең дип язмагыз инде. Әни бөтен кул эшләренә өйрәтеп үстерде. Иң беренче теккән әйберем - чалбар иде. Костюм-пиджаклар һәм иң беренче концертыма күлмәкләрне дә үзем теккән идем», — дип язган Нурзадә.

«Бар яклап уңган сез», «Динәгә бик тә килешә», «Бик матур җәйге күлмәк! Бик оста утырткансыз, ул култык аслары үлчәп теккәнмени», «Кулларыңнан куан, матурым! Кулың эш белсә, ачка үлмәссең!» — дип комментарий калдырганнар инстачылар https://instagram.com/nurzada28?igshid=g4lvohq7bzem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X