Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карамалы Тауда – шигърият сөючеләр

Карамалы Тау бистәсендә «Йөрәк моңы» әдәби бәйгесенең сайлап алу этабы узды. Анда Идел аръягы зонасында шигърият сөюче мәктәп укучылары катнашты. Әлеге конкурс Россиядә Әдәбият елы кысасында һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә оештырылды.

Катнашучылар татар һәм рус әдәбияты классиклары поэзиясенә өстенлек бирде. Бигрәк тә Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен яратып укыдылар. Бәйгедә барлыгы 26 укучы катнашып, аларны мәртәбәле жюри бәяләде. Сәхнәдәге чыгышлар Карамалы Тау мәдәният сараеның үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының күңелле концерты белән үрелеп барды.
Без хәзер фән, техника, ачышлар заманында яшибез. Шулай булса да, китапны бернәрсә дә алмаштыра алмый. Китап рухыбызны баета, тәрбияли. Карамалы Тау бистәсе китапханәсендә дә моны яхшы аңлап, күп чаралар уздыра. Әдәбият елында бигрәк тә. Конкурста катнашучыларның барысы да үз авылларындагы, бистәдәге китапханәләргә йөри, китап укый һәм бу чарада да алар бик теләп катнашты.
Конкурста җиңүчеләр бу җомгада Яшел Үзәндә узачак финал бәйгесендә сыналачак. Уңышлар аларга!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев