Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычлыларның яшәү урыны буйлап рейд ясалды

Яшел Үзән ЮХИДИ инспекторлары суд приставлары белән берлектә исерек килеш автомобиль йөртү сәбәпле 30 мең сум күләмендә салынган штрафын түләмәгән бурычлыларның яшәгән урыннарына рейд белән чыкты.

Комаров урамындагы 43нче йортта хуҗасы өйдә булмагач, тикшерүчеләр аңа судка чакыру калдырган. Королев урамындагы 14нче йортта бурычлы үзе өйдә булмаса да, ишекне әнисе ачкан. Мөлкәтенә арест салынган (телевизорын алганнар). Комаров урамындагы 10нчы йортта ишекне беркем дә ачмаган (бурычлының анда үзе яшәмәве, ә фатирын чит кешеләргә тапшыруы ачыкланган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев