Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя утрау-шәһәрлегенең ике объекты ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелергә мөмкин

Исемлеккә кертү өчен заявка 2016 елның 1 февралендә биреләчәк Татарстанда Зөя утрау-шәһәрлегенең ике объектын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә заявка әзерләнә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректорының фәнни эшләр буенча урынбасары Рафаэль Вәлиев белдерде. "Хәзер без Успение соборы һәм Троица чиркәве...

Исемлеккә кертү өчен заявка 2016 елның 1 февралендә биреләчәк

Татарстанда Зөя утрау-шәһәрлегенең ике объектын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә заявка әзерләнә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректорының фәнни эшләр буенча урынбасары Рафаэль Вәлиев белдерде.

"Хәзер без Успение соборы һәм Троица чиркәве буенча анализ үткәрәбез. Шуннан чыгып һәйкәлләрнең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы таләпләренә туры килүе турында карар кабул ителәчәк", - дип сөйләде Вәлиев.

Аның сүзләренә карганда, Зөя утрау-шәһәрлегендә хәзер җитди тикшеренү эшләре алып барыла, анда вузлар һәм чит илләр фәнни-тикшеренү оешмалары җәлеп ителгән.
Успение соборын һәм Троица чиркәвен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы карар расланган очракта, һәйкәл яны территориясе дә сак астына алына, шул исәптән Зөя буфер зонасы да. Биредә 12 мең гектар мәйдан турында сүз бара.

"Киләсе елның 1 февраленә кадәр заявка бирергә кирәк булачак", - дип белдерде Рафаэль Вәлиев.

Язма Татар-информ мәгълүматлар агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев