Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя дулкыннары ярсып биеде

Кечкенә Газизә һәр көнне Аяз абыйсы белән репетициягә диеп чыгып китә. Ай буе, җәй буе нинди нәрсә икән бу дип уйлыйсың. «Клубта биюләр өйрәнәбез», - дигәч кенә, чын күңелдән куандым. Озак та үтмәде, миңа да бик матур чакыру килеп төште. Җәйнең соңгы көннәрендә Мулла Иле мәдәният йортында «Яшьлек» бию төркеменең...

Кечкенә Газизә һәр көнне Аяз абыйсы белән репетициягә диеп чыгып китә. Ай буе, җәй буе нинди нәрсә икән бу дип уйлыйсың. «Клубта биюләр өйрәнәбез», - дигәч кенә, чын күңелдән куандым. Озак та үтмәде, миңа да бик матур чакыру килеп төште.
Җәйнең соңгы көннәрендә Мулла Иле мәдәният йортында «Яшьлек» бию төркеменең 35 еллык юбилей кичәсе булып узды. Без, 14-15 яшьлек кызлар, бу бию төркеменең беренче кырлыгачлары. Норлат урта мәктәбендә укыганда өйгә кайтып җитмибез, клубка чыгып чабабыз. Анда безне яшь, иҗаты, энергиясе ташып торган, Алабугадан сәнгать серләренә өйрәнеп кайткан Гөлинә Барый кызы каршы ала. Яңа биюләр отып алып кайта да, безгә өйрәтә. Безнең төркемдә 10 кыз иде. Төрле халык биюләре өйрәнеп, бәйрәм саен, концерт саен чыгыш ясый башладык. Без бик күп бию хәрәкәтләре өйрәндек, күп нәрсәне оттык. Әнә шул елларда бию төркеменең киләчәге өчен ныклы нигез салынгандыр. Без коллектив белән районда узган фестивальләрдә, лауреат исеме алып, һәр чарада даими катнашып йөрдек. Биючеләр составы алышынып торды. Коллективта унар ел биегән биючеләр дә булды. 35 ел эчендә 100дән артык егет һәм кыз «Яшьлек» бию төркемендә шөгыльләнде.
Беренче елларда шөгыльләнгән биючеләрнең хәзер балалары, егет-кыз булып үсеп җитеп, биеп йөриләр. Нигъмәтуллиннар, Фәтхуллиннар, Гарифуллиннар һәм башкаларны атарга мөмкин.
Бүген дә зал тамашачылар белән тулы. Сәхнә тантаналы төстә бизәлгән, кунаклар да килгән. Сәхнәгә «Яшьлек» бию төркеменең җитез егетләре, зифа буйлы кызлары күтәрелә. «Парлы татар биюе», дип игълан ителде. Өздерде яшьләр. Артларыннан күз иярми.
Моннан 10 ел элек коллективны Рәзинә Сәйфетдинова җитәкли башлый. Ул коллективка яңа сулыш өрде. Берсеннән-берсе дәртле яңа биюләр, вальслар сәхнәгә менде. Ул үзе дә кайчандыр шушы төркемдә биеп йөргән кыз.
Мәдәният йорты мөдире Гөлинә Абделхәева үзенә алмашчы үсү белән чын күңелдән горурлана. Рәзинә, остазының киңәшләренә таянып, үзенең идеяләрен, фантазиясен эшкә җигеп, яңадан-яңа сюжетлы биюләрне сәхнәгә куя. Аның янып-көеп эшләве, татар сәнгатен үстерергә тырышуы ачык чагыла. Ул җитәкләгән бию төркеменә яшьләр ашкынып, теләп йөриләр.
Кызлар «Каз канаты», «Бормалы су» кебек салмак биюләрне бик яратып башкарды. Бу биюләрдә алар халкыбызның милли үзенчәлеген чагылдырды. Татар хатын-кызының тыйнаклыгын, самимилеген, нәфислеген хәрәкәтләр, күз карашы аша бик оста бирә алдылар. Кызларның һәр адымыннан җылылык, сафлык бөркелеп тора. 8-10 кеше биегәндә хәрәкәтләрнең төгәллеге, тигезлеге белән биюләр аерылып торды. Дәртле, җитез биюләрне караган саен карыйсы килә.
Күрше авыл клубларында бию белән шөгыльләнүчеләр дә бүгенге юбилярны котлады. Норлат клубының - «Хыял», Олы Ачасыр мәдәният йортыннан - «Ләйсән», Күгеш клубыннан «Бәхетле балачак» бию төркемнәре бик матур биюләрен күрсәтте. Күгәй клубы мөдире моңлы җырын бүләк итте.
Кичәдә 90нчы елларда биеп йөргән Дамир Рәхмәтуллин, Гөлнара Фәтхуллина үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәмне җырчыларыбыз моңлы җырлары белән бизәде.
Рус, татар, башкорт биюләрен халык яратып кабул итте. «Заманча», «Төрек биюе», «Су буенда» биюләре гаҗәеп оста башкарылды. «Без авыл баласы», «Шәрык кызлары», «Шаян егетләр» биюләре тамашачының күңеленә дәрт өстәде. «Вальс-вальс», «Кое янында» - бу биюләр инде барлык биюләрнең бөеклеген күрсәтте.
- Без Мулла Иле клубыннан үрнәк алабыз, алар кебек эшләргә тырышабыз, аларны күреп сокланабыз, - ди күрше авыл клубларында хезмәт куючылар.
Бүгенге юбилей кичәсендә «Яшьлек» бию коллективы 23 бию күрсәтте, 32 биюче биеде. Тик халык биюдән туймады, гөрләтеп кул чапты, тыпырдап биеде. Бу кичтә бөтен дөнья биеде, авыл өстендәге ай да, йолдызлар да биеде кебек. Болытлар да, Зөя дулкыннары биеде.
- Сәхнәгә һәркем чыга алмый. Бүген сез, биючеләр, уттай янып, өздереп биедегез. Биючеләргә, биюне әйдәүчеләргә иң югары бәя бирелә, - дип сөйли «Идел аръягы» үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Шәүкәт Миңнуллин. - Уңышлы чыгыш ясадыгыз, рәхмәт сезгә. Сәнгатьне яратканыгыз өчен рәхмәт.
Юбилей кичәсендә котлаулар да, бүләкләр дә, чәчәкләр дә мулдан иде.
Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев, биючеләр адресына тәмле сүзләр табып, аларны бер тәлгәшкә тезеп, ихластан котлады бию коллективын. Җитәкчеләренә зур уңышлар теләде. Бу котлау сүзләреннән соң бию төркеменең абруе тагы да артты кебек.
35 яшьлек бию төркеме - зур тырышлык, уртак омтылыш, уртак казаныш!
Бәйрәм ничек күңелле, матур башланып китсә, шулай искиткеч матур төгәлләнде дә. Тортлар, шарлар, салютлар белән! Бию изге эшләргә әйдәсен.
Гөлфинә Канакова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X