Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зур суммадан баш тарту өчен кем булырга кирәк?

Осиново бистәсендә гади генә Ефремовлар гаиләсе яши: әнисе - балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Анна Николаевна, ә әтисе -эшмәкәр. Һәм аларның уникаль тавышлы һәм халык җырларына мөкиббән булган кызлары - Татьяна.

Бу талантлы кызның беренче укытучылары әбисе белән оста гармунчы бабасы булган да инде. Беренче сыйныфта укыганда ук бу кызчык сәхнәгә чыга башлый, тиз арада тамашачылар мәхәббәтен яулый, халык җырларын яратып башкара, республика, шәһәр һәм башка бик күп бәйгеләр җиңүчесе була. 2012 елда аның исеме Татарстан Респуб­ликасы балалар уңышлары энциклопедиясенә дә кертелә.
Татьяна Ефремова быел гына да «Таң йолдызы» республика фес­тивале, «Россия киносы елында Россия талантлары» Халыкара телевизион конкурсы һәм «Керәшен чибәре» республика конкурсы җиңүчесе була. Нәкъ менә соңгы конкурста җиңгән өчен Татьянага зур суммага сертификат бирелә. Татьяна менә шушы премия акчасын унике яшьлек авылдашы ДЦП белән авыручы Илья Печенкинга коляска алыр өчен бүләк итәргә карар кыла.
Бу ел Татьяна өчен тагын шуның белән дә истәлекле: ул Казан дәүләт консерваториясенең халык җыры факультеты студенткасы булган. Бу җырчы кыз хәзер талантын профессиональ дәрәҗәдә үстерәчәк. Димәк, аны тагын да югарырак үрләр көтә.
РЕЗЕДА АЛЕКСАНДРОВА,
ОСИНОВО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X