Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зур җирлекне яңарыш көтә

Карамалы Тау бистәсендә Ачык хат көне үткәрелде. Район җитәкчелеге белән кара-каршы сөйләшүгә халык узган ел башында гына ачылган биниһая зур мәдәният сараенда җыелды. Узган елның сентябрь аенда оештырылган яңа муниципаль берәмлеккә элекке Мизиново, Олы Ходяш һәм Свияжск авылы җирлекләре керде. Барлыгы 11420 гектар мәйданны биләгән җирлектә хәзер 7539 кеше яши....

Карамалы Тау бистәсендә Ачык хат көне үткәрелде. Район җитәкчелеге белән кара-каршы сөйләшүгә халык узган ел башында гына ачылган биниһая зур мәдәният сараенда җыелды.
Узган елның сентябрь аенда оештырылган яңа муниципаль берәмлеккә элекке Мизиново, Олы Ходяш һәм
Свияжск авылы җирлекләре керде. Барлыгы 11420 гектар мәйданны биләгән җирлектә хәзер 7539 кеше яши. Болай оешуның төп сәбәбе Иделнең ул ягында төзелә башлаган яңа логистика үзәге белән бәйле. Җәмгысы 40 мең кешене эшле итә торган яңа предприятие төрле хуҗалыклардан тора һәм аларның берсе - бер җирлектә, икенчесе - икенчедә булуы кыенлыклар тудыра иде.
Шулай итеп, яңа зур муниципаль берәмлек оешу белән бергә, анда зур үзгәрешләр булуына өметләнә алабыз. Яңарышка сөенерлек, әмма Карамалы Тау бистәсендә зурдан кубып тотынырлык эшләр дә шактый әле. Халык алдында хисап тоткан җирлек башлыгы Айрат Гыйниятов, бистәдә, беренче эш итеп, су мәсьәләсен хәл итәргә керешәчәкбез, дип белдерде. Хәзер кулланыла торган суның сыйфаты начар, шуңа күрә быел яңа скважина казып, сыйфатлы су табу һәм шунда су башнясы корып, аны су челтәре белән тоташтыру бурыч итеп куела. Гомумән, бистәдәге инженерлык челтәре тузган, аны капиталь төзекләндерү таләп ителә. Быел ул эшнең проекты һәм смета документациясе ясалачак. Торак йортларын капиталь төзекләндерүгә килгәндә исә, биредәге утыз йортның егерме алтысы яңартылган инде. Карамалы Тау бу эш буенча районыбызда иң алда баручы бистә, дип белдерде район башлыгы Александр Тыгин. Бу аның капиталь төзекләндерүгә җыемның яхшы баруын да хуплавы иде, билгеле. Әлеге төзекләндерү шул акчага башкарыла бит.
Бистәнең яңа-матур мәдәният сараенда үткән җыелышны җанлы аралашу дип тә әйтергә була. Сәхнәдәге президиумда утырган җитәкчеләр белән залдагы халык арасында рәсми пәрдә корылмады. Халыкның күбесе үзләрендә 19 ел җирлек башлыгы булып эшләгән Фоат Шәмсиевны күреп сөйләшергә килгән кебек иде. Хәзерге вакытта район башлыгы урынбасары булып эшләгән Фоат Нәҗми улына алар үз итеп сорау бирделәр һәм җитәкче һәр сорауга җентекләп җавап бирде. Соңында ул халыкка үзенең үтенечен җиткерде:
- Хәзерге җирлек башлыгыгыз, күргәнегезчә, әле яшь кеше. Мин дә унтугыз ел элек нәкъ аның яшендә килгән идем бирегә, сез миңа күп эштә ярдәм иттегез, рәхмәт сезгә. Хәзер инде Айрат Гыйниятовка да шундый ук ярдәм күрсәтүегезне сорыйм!
Зал бердәм кул чапты - җитәкче мөрәҗәгате хупланды шикелле.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев