Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зифа Кадыйровага берничә сорау

Зифа Кадырова… Кем соң ул? 2009 елдан бирле китап укучылар теленнән төшмәгән, үзенең «Сагынырсың мин булмам», «Язмыш сынавы», «Көтеп узган гомер» һәм «Бәхеткә юл кайдан» дигән әсрләре аша тиз арада популярлык казанып халык мәхәббәтен яулаган язучы ул. Ни өчен китап кибетләрендә, китапханәләрдә китаплар өелеп торса да, нәкъ менэ Зифа китапларын...

Зифа Кадырова… Кем соң ул? 2009 елдан бирле китап укучылар теленнән төшмәгән, үзенең «Сагынырсың мин булмам», «Язмыш сынавы», «Көтеп узган гомер» һәм «Бәхеткә юл кайдан» дигән
әсрләре аша тиз арада популярлык казанып халык мәхәббәтен яулаган язучы ул. Ни өчен китап кибетләрендә, китапханәләрдә китаплар өелеп торса да, нәкъ менэ Зифа китапларын гына сорыйлар, нинди сыйфатлары, алымнары белән үзенә җәлеп итә ул китап укучыларны, моның сере нәрсәдә?
Менә шул сорауларга җавап табу йөзеннән, мин аңа китапханәбездә булган очрашуда берничә сорау биргән идем.

- Зифа ханым! «Бәхеткә юл кайдан» әсәрегездә шулкадәр детальләп җир астында яшәүче кешеләр бомжлар турында язасыз. Бу дөрес хәлме?
- Әйе! Чөнки мин кабельче булып эшләгәндә җир астына төшә торган люкларны ачкач, элек үзем белән төзелештә эшләгән хезмәттәшләремнең дә шул хәлгә төшкәннәрен күрә идем. Читтән килгәннәр кибетләр ачып солтан булып йөргәндә, үзебезнең ир-егетләрнең эчүчелек аркасында үз илебездә олтан булуларына йөрәгем әрни минем.
- Зифа ханым! Туып үскән авылыгыз Ахун турында бик сагынып язасыз! Әйтегез эле, туган ягыгызда сезне беләләрме, сезнең белән горурланалармы?
- 2013 елда мин уземнең юбилеемны бер төркем язучылар белән туган авылымда уздырдым.Дөресен әйткәндә, язучы буларак мин Татарстанда танылдым, ә аннары инде минем китапларымны Башкортстанда да яратып өлгерделәр. Ахунда безне зурлап каршы алырлар дип уйламаган да идем, мәдәният йорты шыгрым тулы, э чәчәк кибете тулысы белән клубка күчкән иде ул көне. Тагын шунысы бик кызык булды: колхоз рәисебез минем янга килеп, син чыннан да Әбделвәли кызымы соң, диеп соравы. Гади авыл кызының китап язуына ышанмагандыр инде.
- Матбугат битләрендә, Интернет сайтларында да сезнең иҗатыгызга карата мактау белән бергә тәнкыйть сузләре дә яңгырый, сез моңа ничек карыйсыз?
Мин ул сайттагы эт, бүре, песи исеменнән язган кешеләрне укымыйм да, кызыксынмыйм да. Укыйсы килмәгән кеше укымасын! Бастырып чыгарган китапларым, аллага шокер тиз арада сатылып бетә, китапханәләрдән алып укыйлар, очрашуларга чакырып торалар, мин булмаган район калмагандыр, дисәм, Яшел Үзән калган булган икән. Быел гына 80гә якын очрашулар уздырдым.
- Зифа ханым! Безнен районга соңлап килсәгез дә, без сезне, сезнең әсәрләрегезне күптэн инде үзебезнең «Яшел Үзән»газетасы битләреннән укып белә идек. Димәк, сезне танытуда газетаның да өлеше зур.
- Рэхмэт яусын барыгызга да!

Розалия Ибраһимова.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X